Чистай районының Каргалы авылында бүген Татарстан Республикасында авыл клубларын төзү программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән күпфункцияле мәдәни үзәкне ачу тантанасы узды. Клуб һәм китапханә бу бинада бер түбә астында урнашкан.
Тантанада ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка күп кенә рәсми затлар катнашты. Министр үзәккә 100 мең сумга сертификат бүләк итте. Соңрак кунаклар китапханәдә уздырылган әдәби кичәдә катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте