11 сентябрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры өч спектакль белән 82 нче театраль сезонын ача. Иртәнге сәгать унбердә балаларга Р.Давыдовның «Юл хәрәкәте билгеләре паркы» спектакле күрсәтеләчәк. Олылар өчен кичке сәгать алтыда – А.Цагарелиның «Ханума» спектакле. Шушы ук көнне көндезге сәгать бердә театрның татар группасы да «Кәҗә белән Сарык» спектакле белән чираттагы сезонын ача.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте