«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабы җиңүчеләре булган спектакльләр трансляцияләнә.
Киләсе елдагы беренче конкурста катнашу өчен документлар кабул итүнең соңгы көне - 2019 елның 25 ноябре.
2019 елның 14 октябрендә «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Милли музее» дәүләт бюжет учреждениесендә экскурсия эшчәнлеген оештыруда инновацияле алымнар темасына квалификация күтәрү курслары башланды.
Беренче мәдәни-белем бирү акциясе Актаныш районында узды.
Эшләрне финанслау мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.
2019 елның 11 октябрендә Бакуда Әзербайҗан һәм Россия Мәдәният министрлыклары тарафыннан оештырылган «Халыклар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауда мәдәниятара диалогның роле» дигән дискуссия мәйданчыгы узды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Арсений Курченковның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
«Бөтенроссия филармония сезоннары» - ул Россиянең бөтен территориясендә актив концерт эшчәнлеген торгызуга юнәлдерелгән уникаль иҗади проект.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе Идел буе федераль округы һәм Урал федераль округының вакыйгалы туризм өлкәсендәге Russian Event Awards - 2019 премиясенең төбәк конкурсында «Туристлык чарасын уздыру өчен иң яхшы музей-күргәзмә комплексы» номинациясендә беренче урын яулады.
Иртәгә, 11 октябрьдә, 15: 00 сәгатьтә, «Манеж» күргәзмәләр залында галим һәм мәгърифәтченең тууына 160 ел тулуга багышланган «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» күргәзмәсе ачыла.