Әзербайҗан белән Россия халыклар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауда мәдәниятара диалогның ролен тикшерделәр

2019 елның 13 октябре, якшәмбе

2019 елның 11 октябрендә Бакуда Әзербайҗан һәм Россия Мәдәният министрлыклары тарафыннан оештырылган «Халыклар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауда мәдәниятара диалогның  роле» дигән дискуссия мәйданчыгы узды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова үз чыгышында күпмилләтле халыкның мәдәни мирасын саклау буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында сөйләде. Аерым алганда, ул матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау, мәдәни мирас объектларын, шул исәптән гыйбадәтханә корылмаларын торгызу, «Мәдәни мирас – Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар» комплекслы проектын тормышка ашыру нәтиҗәләренә тукталды.  Шулай ук ул  республика территориясендә халык бәйрәмнәрен уздыру тәҗрибәсе, Татарстанның уникаль мәдәниятен популярлаштыруда һөнәри сәнгатьнең роле турында да сөйләде. Аның чыгышы ахырында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән объектлар – Казан Кремле, Болгар тарихи-мәдәни комплексы һәм Зөядәге Успения  соборы турында видеоролик күрсәтелде.

Бу көн программасында ике илнең фольклор төркемнәре катнашында концерт та каралган иде, ә кичен Гейдар Алиев сараенда «Каенкай» хореография ансамбле концерты булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International