Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

11 октябрьдә 15:00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында галим һәм һәм мәгърифәтченең тууына 160 ел тулуга  багышланган «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» күргәзмәсе ачыла. 

Беренче тапкыр бер урында музей, китапханә, архив коллекцияләреннән булган предметлар тәкъдим ителәчәк. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы коллекциясеннән китерелгән «Шура» журналлары Фәхретдиновны үз чорының мөһим темаларына дискуссияләр модераторы, мавыгучан журналист буларак ача. Күптөрле сәгатьләр  аның  вакыт кадерен белүче кеше икәнлеген күрсәтә. Согуд Гарәбстаны Короленең бүләкләре, рәсми хатлар   күргәзмә героеның абруен раслый. Ризаэтдин Фәхретдиновның игътибарлы әти  һәм яраткан ир булуына да басым ясала. Күргәзмәдә Фәхретдиновның балаларына һәм дусларына атап язган имзалы хатлары, открыткалар һәм фоторәсемнәр урын алган.

Бирегә килүчеләр 1921 һәм 1928 елларда Фәхретдинов төшерелгән сирәк видеокадрларны күрә алачак. Күргәзмәдә Фәхретдиновның  мөселман дине, тарихи һәм мәдәни мирас турындагы китапларын һәм басмаларын укырга мөмкин булган китапханә эшләячәк. Программага шулай ук лекцияләр, иҗади дәресләр һәм очрашулар кертелгән.

Адресы: Казан, Кремль, «Манеж»  күргәзмәләр залы

Телефон: (843) 567-80-67

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International