Конкурс Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 30 гыйнварындагы «Гражданлык җәмгыяте үсешенә бирелә торган Россия Федерациясе Президенты грантлары турында» 30 номерлы Указы нигезендә Президент грантлары Фонды тарафыннан үткәрелә.
Катнашу өчен түбәндәге юнәлешләр буенча эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар чакырыла:
• социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау; гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балачакка ярдәм итү;
• 1996 елның 12 гыйнварындагы «Коммерцияле булмаган оешмалар турында» 7-ФЗ номерлы Федераль законның 31.1 статьясында каралган эшчәнлек төрләрен үз эченә алган яшьләр проектларына ярдәм итү;
• фән, мәгариф, белем бирү өлкәсендәге проектларга ярдәм итү; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү;
• мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; тарихи хәтерне саклап калу;
• кеше һәм гражданлык хокукларын һәм ирекләрен яклау, шул исәптән тоткыннарның хокукларын яклау;
• әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау; милләтара һәм динара татулыкны ныгыту;
• иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү; гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү.
Конкурста катнашу шартлары һәм тәртибе, шул исәптән гаризага карата таләпләр нигезләмәдә күрсәтелгән. Документ Президент грантлары фондының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: президентскиегранты.рф.
Киләсе елдагы беренче конкурста катнашу өчен документлар кабул итүнең соңгы көне - 2019 елның 25 ноябре.
Президент грантлары фонды «Социаль проектлау: идеядән алып Президент грантына кадәр» исемле онлайн-курс узарга тәкъдим итә. Андагы 10 видеодәрес, тестлар һәм практик биремнәр проектны Президент грантлары конкурсы өчен яхшырак әзерләргә ярдәм итәчәк.
Электрон почта адресы: office@pgrants.ru
Урыны: 121099, Мәскәү шәһәре, Композиторская урамы, 25/5 йорт, 1 корылма
Телефон: +7 (495) 150-42-22