14 октябрьдә Казанда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия филармония сезоннары» программасы кысаларында концерт узачак

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 октябрендә (18. 30) Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә   Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия филармония сезоннары» программасы кысаларында концерт оештырыла.

«Солистлар триосы» концертында РФ атказанган артисты Екатерина Мечетина (фортепиано), РФ атказанган артисты Никита Борисоглебский (скрипка), Сергей Антонов (виолончель) катнашачак.  Программада: Т.Дюбуа, И. Брамс, К. Сен-Санс әсәрләре.

Белешмә өчен: «Бөтенроссия филармония сезоннары»  - ул Россиянең бөтен территориясендә актив концерт эшчәнлеген торгызуга һәм илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр өчен мәдәни кыйммәтләрдән тигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән уникаль иҗади проект. Ул Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү дәүләт академик филармониясе тарафыннан 2003 елдан алып  тормышка ашырыла.

«Бөтенроссия филармония сезоннары» гастроль турлары ярдәмендә бөтен Россия  халкы танылган музыкантлар – Владимир Федосеев, Юрий Симонов, Владимир Спиваков, Юрий Башмет, Михаил Плетнев, Владимир Юровский иҗатлары белән таныша алалар һәм ел саен проектның географиясе киңәя бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International