Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе Идел буе федераль округы һәм Урал федераль округының вакыйгалы туризм өлкәсендәге Russian Event Awards - 2019 премиясенең төбәк конкурсында «Туристлык чарасын уздыру өчен иң яхшы музей-күргәзмә комплексы» номинациясендә беренче урын яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендә узды.
Сайлап алу төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге вакыйгаларны оештыручылар арасында, вакыйгалы туризм өлкәсендә проектлар эшләгән дәүләт, коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалардан автор һәм авторлар коллективлары өчен үткәрелде.
Russian Event Awards премиясенең төбәк конкурсында катнашу өчен Идел буе һәм Урал федераль округларыннан 19 төбәк 310 проект тапшырган.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясенә 15-17 ноябрьдә Самарада узачак Russian Event Awards премиясенең соңгы этабында үз мөмкинлекләрен тагын бер тапкыр күрсәтергә туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, вакыйгалы туризм өлкәсендәге Russian Event Awards Милли премиясе 2012 елда гамәлгә куелган иде. Чараның төп максаты - эчке туризмны һәм бу өлкәдә төбәк мөмкинлекләрен үстерү. Конкурста катнашучылар туристлар өчен Бөтенроссия белешмәлегендә реклама урнаштыру мөмкинлеге алалар. Моннан тыш, финал нәтиҗәләре буенча регионнарга баллар бирелә, алар соңыннан 2019 елгы Russian Event Awards Милли премиясе нәтиҗәләре буенча төзелгән төбәкләр рейтингының бер өлешен тәшкил итә.