В. И.Ленин музей-йортында Николай Рябовның «Бер атаның өч улы»дип аталган күргәзмә ачыла

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

5 февраль көнне В.И.Ленин музей-йортында Николай Рябовның «Бер атаның өч улы» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе эшли башлый.

Николай Рябов – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура мирасын һәм архитектура нигезләрен төзекләндерү һәм реставрацияләү кафедрасының өлкән укытучысы; «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе педагогы, Россия Федерациясе дизайнерлар берлеге һәм Рәссамнарның һөнәр берлеге әгъзасы, күпсанлы күргәзмәләр авторы.

Рәссамны В.И.Ленин музей-йорты белән 12 ел дәвамында дустанә, иҗади мөнәсәбәтләр бәйли.

Николай Федор улы музейда берничә тапкыр үзенчәлекле эшләр тәкъдим итте. Күргәзмә эшчәнлегеннән тыш, ул укучылар, студентлар өчен тематик чаралар һәм хәйрия акцияләре оештыруда да катнаша.

Яңа күргәзмәдә 20 рәсем әсәре тәкъдим ителәчәк. Хезмәтләрне башкару техникасы-акрил рәсем сәнгате, стилистика – магик реализм.

Картиналар авторның бүгенге дөнья турындагы уй-фикерләрен чагылдыра.

Күргәзмәгә музейга алынган билет буенча 2022 елның 5 апреленә кадәр керергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International