Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары, эксперт жюри рәисе Дамир Натфуллин, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова, Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М.Сәлиҗанов исемендәге актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина, «Казан яшь тамашачы театры" ДБУ директоры Айгөл Горнышева һәм А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева экспертлар сыйфатында чыгыш ясыйлар.
«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр иҗат коллективлары фестиваленең рәсми сайтында оештыручылар Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча үткәрелә торган проектның округ этабын башлап җибәрделәр. Фестивальдә Идел буе федераль округының 28 коллективы катнаша.
Округ фестиваленең йомгаклау этабында җиңүчеләр-балалар һәм яшьләр студияләре яңа спектакльләргә грантлар алачак. Шулай ук жюри конкурсның иң яхшы режиссерларын, актерларын һәм актрисаларын да билгеләп үтәчәк.