А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм ЖИВаGO төркеме Халыкара туган тел көненә багышланган «Яңа мәгънәләр» уртак программасын тәкъдир итә.
Программада рус классиклары шигырьләренә - Державин, Пушкин, Пастернак, Цветаева, Бродский, Есенин, Маяковский, Блок - авторлык композицияләре тәкъдим ителә.
Программада шулай ук Татарстан авылларында җыелган фольклор материал нигезендә җырлар яңгыраячак.
Концертлар 21 февральдә 13.00 һәм 15.30 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә узачак.
Билетларны kassir.ru (Пушкин картасы буенча) алырга мөмкин.
12 февральдә Татарстан киносы көннәре кабат Свердловск өлкәсенә әйләнеп кайтты.
Татарстан кунакларын сәламләргә югары дәрәҗәле кунаклар - ТР УрФОдагы даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Свердловск өлкәсенең мәдәният министры урынбасары Роман Дорохин, "Пенетрон" компанияләр төркеме президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Игорь Черноголов килде.
Свердловск өлкәсендә “Татаркино” дүрт фильм тәкъдим итәчәк. Алар арасында Илшат Рәхимбайның “Әпипә”, Рамил Фазлыев белән Рәшит Маликовның “Сөмбел”, Илдар Ягъфаровның “Байгал” һәм “Исәнмесез”фильмнары бар.
Татарстан көннәре 26-нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк. Чаралар Свердловск өлкәсендә тугыз мәйданчыкта узачак.
17 февраль Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Бакый Урманче исемендәге ТР Мәдәният министрлыгы Премиясе лауреаты, СССР һәм Татарстан Республикасы рәссамнары берлеге әгъзасы София Данил кызы Кузьминаның 95 еллык юбилеена күргәзмә ачылачак.
Юбилей күргәзмәсендә рәссамның 1970 еллардан бирле башкарылган һәм ТР ДССМ фондларыннан 100 гә якын әсәр тәкъдим ителәчәк.
20-23 февральдә Татарстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россия һәм Татарстанның халык артисты, профессор Александр Сладковский җитәкчелегендә Дәүләт академия симфоник оркестры Дубай операсында, шулай ук Mall of the Emirates театрының Symphonic Midle East фестивале концерт мәйданчыгында чыгыш ясаячак.
Александр Сладковский идарәсендә ТР Дәүләт академия симфоник оркестры дүрт көнлек концерт программасы тәкъдим итәчәк, ул чын-чынлап уникаль, традицияләр һәм заманның ныклыгын берләштерүче концертлар булачак.
Дирижер - маэстро Александр Сладковский.
Барлык концертлар 19:00 сәг. башлана.
19 февральдә Алмаш ("Смена") хәзерге заман мәдәният үзәгендә Швеция, Россия, Испания һәм Англия рәссамнары катнашында "Хәрәкәттә хатын-кызлар" коллектив күргәзмәсе ачылачак.
Күргәзмә кураторы - сәнгать белгече, укытучы һәм язучы Мария Линд.
Вакыйга Швеция Вәкиллеге ярдәмендә оештырылган.
Күргәзмә турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтамада:
https://s-m-e-n-a.org/2022/02/06/vystavka-zhenshiny-v-dvizhenii/
Күргәзмә 2022 елның 15 маена кадәр дәвам итәчәк.
15 февраль көнне Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көнен билгеләп үттеләр. 1 Май мәйданында Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Татарстан Республикасы Милли музеенда «Чынбарлык көне» программасы узды: музей фондыннан «Моабит дәфтәрләре» дип аталган чын кулъязмалар - Җәлилнең Берлин төрмәсендә язылган шигырьләре чыгарылды.
Көн дәвамында «Моабит дәфтәрләре» кулъязмасы Татарстан Республикасы Милли музее экспозициясендә халыкка күрсәтелде. Иң кыйммәтле тарихи әсәрне теләгән һәркем күрә алды. Бу көнне музейга керү бушлай булды.
2022 елның 15 февралендә Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык рәссамы Зөфәр Фаат улы Гыймаев 72 яшендә вафат булды.
Рәссам белән хушлашу бүген 12.30 сәгатьтә Чистай урамындагы Казан Нуры мәчетендә узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы рәссамның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Илһам Шакировның туган көнендә Abau студиясе ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә Youtube каналында татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре турында анимацион роликлар циклын башлап җибәрде.
2022елның 15 февралендә ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көнендә күренекле татар җырчысы истәлегенә чәчәкләр куелачак.
10.00 сәгатьтә - Яңа Татар зиратында кабергә чәчәкләр салыначак.
11.30 сәг. Николаев урамында җырчы яшәгән 5 номерлы йортта мемориаль такта янында И.Шакировны искә алачаклар.
Җырчыны искә алырга дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, Татар филармониясе артистлары һәм ветераннары чакырылган.
Шул ук көнне Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан да мәдәни чаралар узачак.
ТР Милли музее фондларыннан тантаналы рәвештә Моабит дәфтәрләренең чын кулъязмасын чыгарачаклар - бу Җәлилнең могҗизалы рәвештә сакланып калган Берлинның "Моабит" төрмәсендә язган шигырьләре.
2022 елның 16 февралендә 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда “Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре” китабын тәкъдим итү кичәсе оештырыла. Чара Халыкара туган тел көненә багышлана.