12 февральдә Татарстан киносы көннәре кабат Свердловск өлкәсенә әйләнеп кайтты.
Татарстан кунакларын сәламләргә югары дәрәҗәле кунаклар - ТР УрФОдагы даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Свердловск өлкәсенең мәдәният министры урынбасары Роман Дорохин, "Пенетрон" компанияләр төркеме президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Игорь Черноголов килде.
Свердловск өлкәсендә “Татаркино” дүрт фильм тәкъдим итәчәк. Алар арасында Илшат Рәхимбайның “Әпипә”, Рамил Фазлыев белән Рәшит Маликовның “Сөмбел”, Илдар Ягъфаровның “Байгал” һәм “Исәнмесез”фильмнары бар.
Татарстан көннәре 26-нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк. Чаралар Свердловск өлкәсендә тугыз мәйданчыкта узачак.