ТР Дәүләт академия симфоник оркестры Дубайда Symphonic Midle East фестивалендә чыгыш ясаячак

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

20-23 февральдә Татарстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россия һәм Татарстанның халык артисты, профессор Александр Сладковский җитәкчелегендә Дәүләт академия симфоник оркестры Дубай операсында, шулай ук Mall of the Emirates театрының Symphonic Midle East фестивале концерт мәйданчыгында чыгыш ясаячак.

Александр Сладковский идарәсендә ТР Дәүләт академия симфоник оркестры дүрт көнлек концерт программасы тәкъдим итәчәк, ул чын-чынлап уникаль, традицияләр һәм заманның ныклыгын берләштерүче концертлар булачак.

Дирижер - маэстро Александр Сладковский.

Барлык концертлар 19:00 сәг. башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International