Хәзинәдә декоратив-гамәли сәнгать остасы София Кузьмина күргәзмәсе ачыла

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

17 февраль Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Бакый Урманче исемендәге ТР Мәдәният министрлыгы Премиясе лауреаты, СССР һәм Татарстан Республикасы рәссамнары берлеге әгъзасы София Данил кызы Кузьминаның 95 еллык юбилеена күргәзмә ачылачак.

Юбилей күргәзмәсендә рәссамның 1970 еллардан бирле башкарылган һәм  ТР ДССМ фондларыннан 100 гә якын әсәр тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International