ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле журналистлар! Иртәгә 11 ноябрь 13.00 сәгатьтә "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчеләре һәм солистлары катнашында матбугат конференциясе булачак.

 


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

13 ноябрь «Алмаш» хәзерге заман мәдәният үзәгендә «Казанда күргәзмә була бугай» дип исемләнгән төркем күргәзмәсе ачыла.

 

Казанның «София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге» оркестры дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Анна Гөлишәмбәровага музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен "Татарстан Республикасының халык артисты" дигән мактаулы исем бирелде.

 

Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы быел су юлы аша 62 теплоходта килгән 15 мең туристны кабул итте

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән «Мәдәният каләме» Республика журналистлар конкурсының шорт-бите билгеле булды. 


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына “Валдай” дискуссия клубының ел саен уза торган XVIII утырышында актив катнашканы өчен ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә рәхмәт хаты килде.

12 ноябрь С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында LaPrimavera камера оркестры Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан Зур сюита тәкъдим итә. Оркестр аны сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов инициативасы белән яздырган. Ул сюитаның концерт редакциясен эшләгән. Тавыш өстендә Казанның танылган тавыш режиссеры Игорь Сиденко эшләгән.

 

Бүген Татарстанда 2022 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының да халык алдында торган максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча онлайн-тавыш бирү башлана.

 

2021 елның 7 ноябрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге дүртенче Республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләк Татарстан Республикасының һөнәри театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бирелә һәм ике елга бер тапкыр тапшырыла.

 


7
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

Бүген шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова вафат. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International