Казанда балалар-яшүсмерләр киноальманахының унынчы юбилей сезонын төшерү тәмамланды. Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә "Сотворение" балалар киносын үстерү фонды тарафыннан тормышка ашырыла.
"Уены-чыны бергә" киноальманахы инде 10 ел Россиянең төрле төбәкләрендә төшерелә. Фильм төшерүдә барлыгы 70тән артык бала катнашты!
Балалар профессиональ актерлар булмаганлыктан балалар киносын төшерү катлаулы бурыч булып тора. Фильмнарны югары сыйфатлы итеп төшерү өчен талантлы, иҗади балаларны табу бик мөһим. Җәен кастингта 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге 23 төп рольне башкаручы сайлап алынды. Аннан соң Казанның иң матур урыннарының берсендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә ярты еллык мавыктыргыч әзерлек башланды!
Теләгән һәркем киноальманах фильмнары нигезендә эссе конкурсында катнаша һәм үз бүләген алала! Моның өчен https://балалар киносы.рф/esse/ битенә керергә һәм инструкцияләрне үтәргә кирәк.