ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан халкы!

7 ноябрь безнең ил өчен истәлекле дата – Октябрь революциясе көне билгеләп үтелә. Бу тарихи көндә Дәүләт төзелеше, илнең сәяси, идеологик һәм социаль-икътисади юнәлеше үзгәргән


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Казан Бөтенроссия «Сәнгать төне» акциясенә кушылачак. 

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы, ТР Милли музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Е.А. Боратынский музеенда экскурсия, театральләштерелгән тамаша, концертлар, мастер-класс һәм башка чаралар 3 һәм 4 ноябрьдә узачак.

 

Бүген Казан шәһәренең Е.А.Боратынский музей-йортында «Ак чәчәк» хәйрия акциясе узды. Музейга килүчеләргә Казан мәктәпләрендә укучылар ясаган символик кәгазь чәчәкләрне һәм башка кул эшләнмәләрен сатып алырга тәкъдим иттеләр. Акция барышында сатудан һәм иганәләрдән кергән акчалата керем авыру балалар тәрбияләүче гаиләләрнең ихтыяҗларына юнәлдереләчәк.

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Республика театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияне бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.

2021 елның 4 ноябрендә 14.00 сәгатьтә “Сәйдәш” мәдәният үзәге мәйданчыгында “Безнең йортыбыз-Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең Гала – концерты узачак.

 


2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казан Ратушасында XXIV Елисаветин-Сергиев укулары узды. Бөтенроссия фәнни конференциянең темасы «Россия хәйриячелеге. Традицияләр һәм заманчылык» дип аталды. Татарстан башкаласында укулар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча үткәрелде.

Премия һәм  әлеге фестивальнең президенты Игорь Костолевский һәм «Алтын битлек» директоры Мария Ревякина ел нәтиҗәләре буенча Россиядә иң яхшылар исемен алу өчен көрәшәчәк драма һәм музыкаль театрларның спектакльләрен атадылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан итә

2021 елның 2 - 4 ноябрендә "Республикалар кул кысыша" дип аталган V төбәкара музыкаль-шигъри фестиваль узачак. Быел Фестиваль Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында уза.

 

Президент мәдәни инициативалар фонды 2022 елда иҗади проектларга ярдәм йөзеннән узачак конкурска гаризалар кабул итә башлый, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International