Бүген 17 март дөньяда танылган балет солистының туган көне - Рудольф Нуриевка 84 яшь тулган булыр иде.
10 марттан 27 мартка кадәр илебездә «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты гамәлгә ашырыла.
Фестиваль Мәскәүдә, Уфада һәм Казанда уздырыла. 23 марттан 27 мартка кадәр «Мир» кинотеатрында артист турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк, шулай ук проектны оештыручылар, фильмнар иҗат итүчеләр, китаплар авторлары, Татарстан сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар узачак. Фестиваль көннәрендә шулай ук Рудольф Нуриев фотосурәтләре күргәзмәсе, балет артистларыннан мастер-класслар, Нуриев турында китаплар тәкъдир итү булачак.
Барлык чараларга да керү ирекле.
«Мир» кинотеатрында «Нуриев сезоны» кинофестивале программасы
Ә май аенда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXXV Халыкара классик балет фестивале узачак, анда 10 спектакль тәкъдим ителәчәк.