Татарстанда «Мәдәни десант» проекты старт алды

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районнарының мәдәният йортларында яңа «Мәдәни десант» проектының беренче чаралары узды.

Проектны «Таткультресурсцентр»  ДБУ һәм Татарстан Республикасы  мәдәният министрлыгы үткәрә.

Семинарларда беренчеләрдән булып район һәм авыл мәдәният йортларының 150 дән артык хезмәткәре - методистлар, белгечләр, җитәкчеләр катнашты.

«Мәдәни десант» Татарстан  Республикасының 25 районын колачлаячак. Киләсе сәфәрләр апрель аена  планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International