Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова һәм Псков өлкәсе Мәдәният комитетының беренче урынбасары Вера Алексеева очрашты. Очрашу барышында тыгыз мәдәни хезмәттәшлек, илкүләм проектлар өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, модульле китапханәләр һәм театр эшчәнлеген үстерү планнары буенча фикер алыштылар.