ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

15 апрель көнне Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында Ленар Шәехның "Галим-дипломат Йолдыз Хәлиуллин" китабын тәкъдир итү булачак. Басманы ике телдә - рус һәм татар телләрендә тәкъдир итәчәкләр.

40 елга якын Йолдыз Хәлиуллин чит илләрдәге СССР һәм Россия  илчелекләрендә - Индонезия, Пакистан, Румыния, Непал, Мальдива, Шри-Ланка, Кыргызстан, Казахстанда эшләгән. 20 елдан артык фән һәм публицистика белән шөгыльләнә. Ул дипломатия һәм аның тарихына, тышкы сәясәткә, атом-төш физикасына, Дөнья океанына, Арктикага, климат үзгәрешләренә, мөселман дөньясына, Көнчыгышка, шигърият һәм башка өлкәләргә багышланган 20 китап һәм йөзгә якын мәкалә авторы.

Тәкъдир итү 14 сәгатьтә булачак. Керү ирекле. Өстәмә мәгълүматны +7 (843) 590-80-67 телефоны буенча алырга мөмкин.

12 апрельдән 17 апрельгә кадәр Татарстанның Табигый тарих музеенда һәм ТР Милли музеенда Бөтендөнья космонавтика көненә багышланган тематик программалар узачак.

Татарстанның Табигый тарих музеенда КОСМОС АТНАСЫ

15 һәм 16 апрельдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Николай Гумилев пьесасы буенча яшьләр һәм өлкәннәр өчен "Аллаһ баласы"  премьерасы куела.
Спектакльне куючы режиссер - Беларусь Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Жюгжда (Беларусь Республикасы), рәссам-куючы - Людмила Скитович (Беларусь Республикасы), композитор - Павел Кондрусевич (Беларусь Республикасы), хореограф - Ирина Ткаченко (Россия, Пермь).  

 

8 апрель 19:00 сәгатьтә «Алтын битлек» Россия милли театр фестивале кысаларында Мәскәү Яшь тамашачы театры мәйданчыгында Казан яшь тамашачы театры «Иванның балачагы» спектаклен күрсәтте. Тамаша уңышлы узды. 

Исегезгә төшерәбез, «Иванның балачагы» 5 номинациядә «Алтын  битлек» премиясенә лаек булды: иң яхшы зур спектакль, иң яхшы режиссер, иң яхшы ирләр роле һәм башкалар. Бүләкләү тантанасы 20 апрельдә 14:00 сәгатьтә узачак.

Чаллы театрында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән уртак хезмәттәшлеге кысаларында икенче шигъри перформанс узды. «Сөрән» перформансы Лилия Гыйбадуллина шигырьләренә нигезләнде.


8
апрель, 2022 ел
җомга

8 апрель Ростов-на-Дону шәһәренең «ДонЭкспоцентр» күргәзмә мәйданчыгында бөек шагыйрь М.И.Цветаеваның 130 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды.

Сәламләү сүзе белән Ростов өлкәсе мәдәният министры Анна Дмитриева чыгыш ясады. Күргәзмә белән Алабугада М.И.Цветаева музейларының өлкән фәнни хезмәткәре Константин Балобанов таныштырды.

Күргәзмәнең максаты-бер кешенең язмышында бөтен ил тарихы ничек чагылыш табуын күрсәтү. Экспозициянең нигезен Марина Ивановнаның фотосурәтләре тәшкил итә. Моннан тыш, фотода шагыйрьнең шигырьләре, автографлары, кулъязмалары, көндәлекләрдән өземтәләр, эш дәфтәрләре, якын кешеләренең истәлекләре урын алган.

Күргәзмәдә Марина Ивановнаның китабы белән танышырга, аның катлаулы язмышы турында белергә, шигырьләр укырга һәм импровизацияләнгән кунак интерьерында истәлеккә фотога төшәргә мөмкин булачак.

18 апрель 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Альбина Шаһиморатова камера музыкасы кичәсенә чакыра.

Альбина Шаһиморатова-Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.

Концерт программасында М.И.Глинка, Н.А.Римский-Корсаков, С. В. Рахманинов һәм Ф.Лист романслары яңгыраячак. Концертмейстер-Елизавета Дмитриева.

Якшәмбе 10 апрель 11:00 сәгатьтә ТНВ телеканалында Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих фәннәре Югары мәктәбе һәм Бөтендөнья мәдәни мирасы Югары мәктәбе, ТР мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылган «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы трансляцияләнәчәк.

Программа атна саен якшәмбе көннәрендә чыгачак. Барлыгы 16 чыгарылыш планлаштырыла. Өч җиңүче төп призга -КФУ халыкара мөнәсәбәтләр институтының «төрки халыклар тарихы» юнәлешенә бушлай укырга керүгә лаек булачак.

10 апрель 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Читтән караш» күргәзмәсе ачыла. Нигездә график техникаларны кулланучы өч рәссамның эшләре сайлап алынган. Бу-Ләйлә Фәизова (Казан), Камилә Нәфыйкова (Берлин) һәм Надежда Иванова (Казан).

16:00 сәгатьтә архитектура һәм сәнгать турында дискуссия узачак. Модератор: creeptone mediaны гамәлгә куючы Айгөл Дәүләтшина.

2022 елның 27-28 маенда Казан шәһәрендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы эгидасы астында «Рус мәдәнияте: традицияләр һәм заманча практика» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференция көндезге һәм дистанцион форматта үтәчәк. Гаризалар 2022елның 12 маена кадәрkaravon2022@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Сораулар белән 8-9050-23-73-52 (Белем бирүне камилләштерү институты), 236-57-96 (Казан шәһәре рус фольклоры үзәге), 236-03-58 (А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк) телефоннарына шалтыратырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International