С.Сәйдәшев исемендәге концерт залы Альбина Шаһиморатованың камера музыкасы кичәсенә чакыра

2022 елның 8 апреле, җомга

18 апрель 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Альбина Шаһиморатова камера музыкасы кичәсенә чакыра.

Альбина Шаһиморатова-Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.

Концерт программасында М.И.Глинка, Н.А.Римский-Корсаков, С. В. Рахманинов һәм Ф.Лист романслары яңгыраячак. Концертмейстер-Елизавета Дмитриева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International