Чаллы театрында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән уртак хезмәттәшлеге кысаларында икенче шигъри перформанс узды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Чаллы театрында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән уртак хезмәттәшлеге кысаларында икенче шигъри перформанс узды. «Сөрән» перформансы Лилия Гыйбадуллина шигырьләренә нигезләнде.

Кичәгә Казаннан Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм башка билгеле иҗатташ дуслары да килде. Бу юлы кунаклар тамашаны басып, бер урыннан икенчесенә йөреп карады. Тамаша Айзат Минһаҗинең «qot» күргәзмәсендә узды.

Проект театрның яшьләр мәйданчыгы — коворкинг тарафыннан эшләнде.

Команда:

Режиссер — Гүзәл Әхмәтгәрәй

Сценарий авторы — Айгөл Әхмәтгалиева

Артистлар — Фердинант Насретдинов, Физалия Габидуллина, Зәринә Шәвәлиева, Винер Фәйзуллин

Музыка — Иван Гарлик (Omega 9)

Тавыш режиссеры — Эмиль Әмиров

Хореограф — Мария Худякова

Фотограф — Альбина Нуруллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International