Ростов-на-Дону шәһәрендә Марина Цветаева күргәзмәсе ачылды

2022 елның 8 апреле, җомга

8 апрель Ростов-на-Дону шәһәренең «ДонЭкспоцентр» күргәзмә мәйданчыгында бөек шагыйрь М.И.Цветаеваның 130 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды.

Сәламләү сүзе белән Ростов өлкәсе мәдәният министры Анна Дмитриева чыгыш ясады. Күргәзмә белән Алабугада М.И.Цветаева музейларының өлкән фәнни хезмәткәре Константин Балобанов таныштырды.

Күргәзмәнең максаты-бер кешенең язмышында бөтен ил тарихы ничек чагылыш табуын күрсәтү. Экспозициянең нигезен Марина Ивановнаның фотосурәтләре тәшкил итә. Моннан тыш, фотода шагыйрьнең шигырьләре, автографлары, кулъязмалары, көндәлекләрдән өземтәләр, эш дәфтәрләре, якын кешеләренең истәлекләре урын алган.

Күргәзмәдә Марина Ивановнаның китабы белән танышырга, аның катлаулы язмышы турында белергә, шигырьләр укырга һәм импровизацияләнгән кунак интерьерында истәлеккә фотога төшәргә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International