15 апрель көнне Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында Ленар Шәехның "Галим-дипломат Йолдыз Хәлиуллин" китабын тәкъдир итү булачак. Басманы ике телдә - рус һәм татар телләрендә тәкъдир итәчәкләр.
40 елга якын Йолдыз Хәлиуллин чит илләрдәге СССР һәм Россия илчелекләрендә - Индонезия, Пакистан, Румыния, Непал, Мальдива, Шри-Ланка, Кыргызстан, Казахстанда эшләгән. 20 елдан артык фән һәм публицистика белән шөгыльләнә. Ул дипломатия һәм аның тарихына, тышкы сәясәткә, атом-төш физикасына, Дөнья океанына, Арктикага, климат үзгәрешләренә, мөселман дөньясына, Көнчыгышка, шигърият һәм башка өлкәләргә багышланган 20 китап һәм йөзгә якын мәкалә авторы.
Тәкъдир итү 14 сәгатьтә булачак. Керү ирекле. Өстәмә мәгълүматны +7 (843) 590-80-67 телефоны буенча алырга мөмкин.