ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 25 гыйнварында Иван  Шишкинның туган көнендә «Мин  Шишкин кебек рәсем ясыйм» XVIII республика конкурсы старт алды. Бәйгене Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Иҗтимагый палата үткәрә.

Конкурс И.И.Шишкинның тууына 190 ел тулуга багышланган. Конкурска Республиканың балалар сәнгать мәктәпләре һәм студияләре укучылары (7 яшьтән 16 яшькә кадәрге) чакырыла.

Конкурска хезмәтләр 2022 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә.

Работы на конкурс принимаются до 15 апреля 2022 года.

Адрес: 423600, Алабуга шәһәре, Набережная урамы, 12, И.И. Шишкин музей-йорты

Элемтә өчен телефоннар: 8 (85557) 7-53-02; 7-05-47.

E-mail: elshishkin@mail.ru


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

27 гыйнварда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Күрәсем килгән иде...” спектакленең 10 ел сәхнәдә уйналуы билгеләп үтеләчәк. Әлеге спектакльнең авторы да, режиссеры да легендар артист Исламия Мәхмүтова (1943-2019). 

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины, шагыйрь Николай Алешковның иҗат кичәсе 29 гыйнвар 15:00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак.

Николай Алешков-Державин исемендәге Республика премиясе лауреаты, Марина Цветаева исемендәге премия лауреаты, 2018 елда «Елның иң яхшы китабы» Германия халыкара әдәби конкурсының алтын лауреаты Дипломы иясе һәм «Алтын витязь» Халыкара славян әдәби форумының көмеш финалисты.

Программада «Наигрыш» халык уен кораллары ансамбле катнаша (Яр Чаллы шәһәре);

Автор-башкаручылар: Сергей Бычков, Радик Ахунҗанов, Елена Мартынова, Диана Суходольская, Алсу Вәлиева.

Махсус кунак-Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлаган җырчы Ольга Лахнова.

27 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Теләче районының Иске Җөри авылында картиналар галереясы ачыла.  Галереяда төрле жанрдагы һәм юнәлешләрдәге 100 дән артык картина тупланган.

Чарада проектны оештыручылар катнаша: Татарстан Республикасының халык рәссамы Хаҗиев Мадияр Шәрип улы һәм "Россия рәссамнар берлеге" Яр Чаллы бүлекчәсе Идарәсе рәисе Ленар Җәмил улы Әхмәтов, шулай ук проект өстендә эшләгән рәссамнар катнашачак.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина чыгыш ясадылар.

Концертта чит ил, рус, татар композиторларының әсәрләре, халык музыкасы яңгырады. Хисап концерты көндезге һәм читтән торып укучы студентларының көче белән оештырылды.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин бар иде.

Котларга кафедраны тәмамлаучылар һәм укытучылар, шулай ук педагог-ветераннар килгән иде.

2022 елның 25 гыйнварында безнең илдә бөек рус рәссамы, Алабуга шәһәрендә туып-үскән Иван Шишкинның тууына 190 ел тула. Республикада мастер әсәрләренең дөньяда иң яхшы коллекцияләреннән берсе урнашкан. Татарстанда Шишкин мирасы турында тулырак түбәндәге мәкаләдән укыгыз.

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2050807.htm

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә татар әдәбияты классигы, Г.Тукай ссемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты буенча кабат “Ерак йолдыз яктысы” спектакле тәкъдим ителде. Спектакльне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина карады.


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Февраль башында Казанда яңа «Алмаш» китап фестивале узачак. Вакыйгалар ике локациядә — «Алмаш» заманча мәдәният үзәгендә һәм ТР Милли китапханәсендә узачак.

Фестиваль «Алмаш» заманча мәдәният үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, «Тере шәһәр» («Живой город») фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Чарага керү түләүсез, тик алдан теркәлү буенча гына мөмкин.

Теркәлү өчен сылтамалар:

4 февраль — https://smena-kazan.timepad.ru/event/1909284/   

5 февраль — https://smena-kazan.timepad.ru/event/1909292/ 

6 февраль — https://smena-kazan.timepad.ru/event/1909305/ 

Чарада лекцияләр һәм дискуссияләр, концерт, перформанслар, күргәзмә, «Вакыйга» фильмын күрсәтү булачак. Махсус проектлар, әйтик музыкаль лейбл, «Кустод»ның яңа версиясе, экскурсияләр узачак. Төп программадан тыш, фестиваль башка вакыйгаларга һәм проектларга да бай булачак. Шулай ук фестивальгә килүчеләр «Яшь хәзинә иясе» күргәзмәсе, рәссамнар Илгизәр һәм Роберт Хәсәновларның яңа проекты һәм «Прометей» фәнни — тикшеренү институтының пионерлары архивы буенча уникаль экскурсияләр дә карый алачак.

Махсус проектлар турында тулырак мәгълүматны 31 гыйнварда - «Алмаш» социаль челтәрләрендәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

"Алмаш” яңа китап фестивале 4-6 февральдә узачак.

Керү ирекле, теркәлү буенча

16+

29-30 нчы гыйнвар 18:00 сәгатьтә Кариев театры «Алтынч[ае]ч» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Пьеса авторлары – С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, «BELLA» халыкара премиясе (Россия-Италия) лауреаты Луиза Янсуар, Мәдәният алдындагы казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе Резеда Гарипова. Режиссёры – Резеда Гарипова. 

Тинчурин театрында “Умай” лабораториясе эше дәвам иттерелә. Чираттагы очрашуга эксперт буларак галимә Тәэминә Биктимерова да чакырылган иде. Ул лабораториядә катнашучыларга татар хатын кызы, аның гаиләдә һәм җәмгыятьтә нинди урын тотуы турында лекция укыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International