Заманча музыка үзәгенең 20 еллыгына багышланган «Звучащий Дом Софии» ХI музыкаль фестивале старт ала. 24-27 апрельдә Казан һәм Арча мәйданчыкларында концертлар, иҗади очрашулар һәм мастер-класслар узачак.
Фестиваль 24 апрельдә 17.00 сәгатьтә ТР ДССМ заманча сәнгать галереясендә ачылачак.