23 апрель көнне икенче ел рәттән Чаллы театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

23 апрель көнне икенче ел рәттән Чаллы театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Быел ул тел темасына багышлана. Сәгать 16:00дән 20:00гә кадәр биредә төрле чаралар — коворкингта тел лабораториясе һәм балалар мәйданчыгы, экспозиция мәйданчыгында qot күргәзмәсе һәм маркет, кече залда татар киносын күрсәтү һәм татарча караоке һәм Театр паркында урам экскурсияләре узачак.

Керү теркәлү буенча: https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1971229/

Оештыручылар: URBANTATAR шәһәр берләшмәсе, А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры. Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International