ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

18-19 апрельдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында һәм Казан (Идел буе) федераль университетында «Туристлык-рекреация өлкәсе үсеше потенциалы буларак тарихи-мәдәни мирас» XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды.

Конференциядә ике көн эчендә 100 дән артык кеше катнашты. Үзләренең докладларын Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан катнашучылар тәкъдим итте.

Конференция нәтиҗәләре буенча мәкалә басылачак.

Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Калеб» дискуссия мәйданчыгы кысаларында Татарстан кинематографының «Без - 41нче ел балалары» дигән яңалыгын күрсәтү оештырылды.  
«Без - 41нче ел балалары» фильмы хәзер Татарстан районнарында һәм Казанда бара. Башкалада яшәүчеләрне фильмны  5 майдан 12 майга кадәр "Мир" кинотеатрында карарга чакырабыз.

 

21 апрельдә 13:00 сәгатьтә Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Казан һәм Сурский оборона рубежларын төзүчеләр истәлегенә багышланган концерт була. Тамашачылар игътибарына “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Чуаш Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Кайбыч районы иҗат коллективлары катнашында күргәзмә һәм концерт программалары күрсәтеләчәк.

«Тәрҗемәчедән башка экскурсия» проекты кысаларында Габдулла Тукай әдәби музеенда 20 апрельдә төрек телендә экскурсия узачак. Ул билетлар буенча һәм барыннан да элек төрек телен белүчеләргә адреслана. Тыңлаучылар арасында Төркиянең Казандагы вице-консулы Морат Ташдәмир булыр дип көтелә.

Кинопрокатка режиссер Антон Сиверс һәм Рәүф Кубаевның «Даггер филм» киностудиясе  режиссерларының «Аманат» масштаблы тарихи драмасы чыга. Картинада Андрей Соколов, Екатерина Гусева, Даниил Страхов, Әмин Хуратов, Варвара Комаров, Арслан Мурзабеков, Камил Мурзабеков, Фәрхать Мәхмүдов, Нина Гыйзбрехт һәм башкалар төште.

"Амәнәт" кинопрокатка 26 майда чыга.

«Габдулла Тукай заманча социомәдәни киңлектә» - бу 21 апрельдә шагыйрьнең әдәби музеенда узачак түгәрәк өстәл темасы. Татар галимнәре, язучылары, музей белгечләренең, Тукай иҗатын яратучыларның катнашуы көтелә. Чара шагыйрьнең туган көне алдыннан 26 апрельдә узачак.

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин белән бергә Казан Кремлендә булдылар.

18 апрельдә «Залесный» Мәдәни үзәгендә Президент мәдәни инициативалар  фондын яклап чыккан «Халык Хәзинәсе - MILLI» Этно-проекты грантын гамәлгә ашыру кысаларында хатын-кызлар милли баш киеме ясау буенча мастер-класс узды.

22 апрель көнне Композиторлар берлеге залында Әлфия Борнашеваны искә алу концерты булачак.

Программада Әлфия Борнашева укучылары һәм коллегалары башкаруында музыка. Концертны шагыйрь Нури Борнаш тәкъдим итә.

Әлфия Вафа кызы Борнашева - Россия пианисткасы, педагог, Казан консерваториясе профессоры, РФ һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

«Бергә яшәргә -2022» https://www.premiavmeste.ru/ премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә, анда Татарстан Республикасы халкы катнаша ала.

2022 елда премия инде өченче тапкыр тапшырылачак. 

Премияне оештыручы - "Бергә яшәргә" хәйрия фонды https://zhitvmeste.ru/.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International