Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе фантастик әкият әзерли

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

21 апрель 11:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” студиясе “Миһербанлык” спектакле премьерасын күрсәтә. Тамашада сәламәтлеге чикле балалар һәм Тинчурин театры артистлары катнаша.

“Миһербанлык” дип исемләнгән фентези тормыш авырлыкларын җиңәргә, калыпларга буйсынмый үзең теләгәнчә эшләргә һәм хыялларны тормышка ашыру хакында”, дип сөйләде “Могҗиза” студиясе кураторы Зөлфия Бәшәрова.

Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә “Ялкынлы шәһәр” уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут (электричество) бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Әмма “Ялкынлы шәһәр” уеныннан килгән “бүләкләр” аларга тормышка башка яктан карарга ярдәм итә. Урамга алып чыга. Тере дуслар белән таныштыра.  

Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» Инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнә.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр. “Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.
Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җитте. “Могҗиза”ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International