2022 елның 22 сентябрендә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә танылган төрек рәссамы Ялчын Гёкчеб күргәзмәсе ачылачак.
Рәссамның шәхси күргәзмәләре Төркиянең төрле шәһәрләрендә, шулай ук чит илләрдә - Лондон, Париж, Оман, Дамаск, Эйндховен һәм дөньяның башка шәһәрләрендә узган.
"Хәзинә"дәге күргәзмә безнең шәһәрдә генә түгел, ә Россиядәгеаның беренче шәхси экспозициясе. Экспозициядә үткән гасырның 1970-нче елларыннан башлап рәссамның иҗади юлының башыннан ук язган әсәрләре күрсәтеләчәк.
15:30 сәг. рәссам белән матбугат очрашуы оештырылачак.