Воронеж өлкәсендә муниципаль театрларының беренче ачык «Нескучная классика» фестивале тәмамланды. Конкурс дәвамында алты көн буе Н.Г.Чернышевский исемендәге Борисоглебск драма театры сәхнәсендә Россиянең кече шәһәрләреннән - Бөгелмә, Балашов, Королев, Дзержинск, Борисоглебск, Лиски шәһәре коллективлары үзләренең спектакльләрен тәкъдим итте.
Фестивальне А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының «Ротшильд скрипкасы» спектакле ачты һәм югары бәягә лаек булды.