Кукмара районыннан "Инвожо" фольклор коллективы Россиянең иң яхшы "Сочи Парк" аттракционнарының берсендә булды. Уникаль аттракционлы күңел ачу комплексы, дельфиннар белән танышу, уен программасы һәм җылы диңгез «UenFest» фестиваленең яшь җиңүчеләрен шатландырды.
Балалар 2022 елның 1 июнендә Казан Кремленең Пушечный ишегалды территориясендә узган «UenFest» II Төбәкара Татарстан халыклары уеннары фестивалендә җиңү яулады.
Тиздән фестивальнең яңа конкурс программасы старт алачак, анда теләгән һәркем команда җыя һәм катнаша ала, ә иң мөһиме - җиңүче була ала.