Бүген «МКМ: Молодежь.Культура.Менеджмент» III Республика форумында катнашучыларның проектларын тәкъдир итү булды.
Форум ял көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә старт алды. Анда Татарстан Республикасының мәдәният учреждениеләрендә эшләүче яисә үз мәдәни проектларын гамәлгә ашыручы 30дан артык район вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының профильле ирекле берләшмәләре әгъзалары катнашты.
Бүген форумның соңгы көнендә чарада катнашучылар үзләренең 3 көн дәвамында эшләгән проектларын тәкъдир иттеләр. Кунакларга һәм чарада катнашучыларга 5 проект тәкъдим ителде.