Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Президент мәдәни инициативалар фонды грантына проект әзерләү» семинары узачак

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

2022 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында «Президент мәдәни инициативалар  фонды грантына проект әзерләү» семинары узачак.

Кайчан: 2022 елның 27 октябре (сәг. 9.30 дан 12.00 гә кадәр)

Кайда: Казан шәһ., Пушкин ур., 66 (Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы)

Программа: Грантка гариза буларак социаль проект, проект исеменең кагыйдәләре, проект аннотациясен әзерләү кагыйдәләре, проектны гамәлгә ашыру географиясе, проектның актуальлеген нигезләү, проектның максаты һәм бурычлары, проектны гамәлгә ашыру вакытлары, сан һәм сыйфатлы нәтиҗәләр, проектны үстерү, проект җитәкчесе һәм команда, календарь план һәм проект бюджеты, мәгълүмати тәэмин итү һәм проектны тәкъдир итү.

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International