Г. Тукай әдәби музеенда танылган әдәбият галиме, Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Әдәбият фәне маягы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырыла

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

26 октябрь, 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда танылган әдәбият галиме, Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Әдәбият фәне маягы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырыла.

“Әдәбият фәне маягы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә татар теле һәм әдәбият укытучылары, белгечләр, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында оештырыла. Кичәгә артист, режиссер, Г.Тукай премиясе лауреаты, ТР халык артисты Рамил Төхфәтуллин, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов, музыкант, скрипкачы, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров, артист, режиссер Алмаз Хамзин чакырулы. Тамашачыларны Р.Ганиеваның тормыш иптәше, тукайчы-галим, текстолог, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев белән дә очрашу көтә.

Кичәдә Р.К. Ганиева турында истәлекләр белән уртаклашу, галимәнең татар әдәбият фәнен үстерүгә керткән өлеше һәм аның дәвамчылары, әдәбият белеменең киләчәк перспективалары турында фикер алышу күздә тотыла.

 

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Р.К. Ганиева 1962 елны Казан дәүләт университетының әдәбият кафедрасына ассистент булырак эшкә килә һәм, калган гомере әлеге уку йорты белән бәйле булып, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Галимәнең фәнгә беренче адымы ХХ йөз башы татар әдәбиятының йөзек кашы булган Тукай иҗаты белән бәйле. Аның “Тукайның сатирик иҗаты” (1964) монографиясе үз вакытында ук җитди казаныш буларак бәяләнә. Тукай шәхесе һәм иҗаты белән кызыксыну алдагы елларда да дәвам итеп, газета-журналлардагы, “Шагыйрьнең рухи дөньясы” (2002) китабында, “Габдулла Тукай” энциклопедиясендә (2016) урын алган дистәләгән язмада чагылыш таба.

Р. Ганиева Г. Тукай тормышы һәм иҗатын өйрәнү өлкәсендә Г. Тукай әдәби музее белән тыгыз элемтәдә торды. Галимә музейда уздырыла торган фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясады, әдәби кичәләрнең даими кунагы булды, лекцияләр укыды, күргәзмәләр әзерләүдә фәнни консультант буларак катнашты.

Галимәнең тикшеренү өлкәсе булып Шәрык Яңарышының төрки дөньяга, шул исәптән Идел Болгарына үтеп керүе; татар әдәбиятын дөнья әдәбиятының бер өлеше буларак нигезләгән методологик концепциягә таянып, күпсанлы әдипләр иҗатын чор әдәби процессы контекстында бәяләве; әдәбиятларны үзара чагыштырып өйрәнүнең гаять перспективалы юл булуын дәлилләп, уңышлы үрнәкләр калдыруы; әдәбиятны өйрәнүнең юнәлеш-агымнарын, иҗат методларын аңлатучы күпсанлы теоретик төшенчәләрне тикшерүе һ.б. тора. Р.К. Ганиева меңләгән студентларның остазы буларак, аларга туган тел һәм әдәбиятның серләрен өйрәтеп, олы тормышка әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International