28 октябрьдә 18.00 сәгатьтә “Әкият” татар дәүләт курчак театрында Татарстан Республикасы халык артисты Рәмзия Фәйзуллинаның тууына 60 ел һәм иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе була.
Мәдәни кичә Рәмзия Фәйзуллина башкаруындагы спектакльләрдән өзекләр, бию, музыка номерлары, юбилярга багышланган видеоларны үз эченә алачак.
Фәйзуллина Рәмзия Мәхмүт кызы - «Әкият» татар дәүләт курчак театрының легендар актрисасы.