Татарстанда мәдәният учреждениеләре мобилизацияләнгән ир-атлар өчен 7 000 балаклав тектеләр. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Минзәлә һәм Түбән Кама шәһәрләреннән килгән театрлар, ансамбльләр һәм училищелар читтә кала алмадылар һәм Ватанны саклаучыларга ярдәм итәргә булдылар.
Бүген 92 елга танылган татар шагыйрәсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Вәлиева (Халилова Резеда) вафат булды.
23 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә «Музыкальные инструменты – давайте знакомиться!» («Музыка уен кораллары – әйдәгез танышыйк!») дип аталган концерт көтелә.
Бүген, 19 октябрь көнне, 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының Гала-концерты узачак.
“Әйдә, йөгердек!” квесты драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышлана. Уенның максаты – театр дөньясы белән таныштыру һәм театр бинасын якыннан күрсәтү. Беренче квестта Казанның 27-нче гимназия укучылары катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2022-2023 елларда М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү конкурсына гаризалар кабул итә башлады.
2022 елның 19 октябреннән 24 октябренә кадәр «Әкият» Татар дәүләт курчак театры өлкән тамашачылар өчен «Соломенный жаворонок» VIII Халыкара курчак спектакльләре фестивалендә катнашачак.
2022 елның 1-7 ноябрендә Казахстан Республикасының Алматы шәһәрендә Үзәк Азия илләренең VIII Халыкара театр фестивале узачак. Ул күренекле язучы һәм драматург, җәмәгать эшлеклесе Мохтар Әүэзовның тууына 125 ел тулуга багышлана. Фестивальдә Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Әзербайҗан театр коллективлары чыгыш ясаячак. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры, сайлап алу турын узып, оештыру комитетыннан фестивальдә катнашырга чакыру алды.
18 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр Коми-Пермяцк милли драма театрында «Сообщение» IV Милләтара театр фестивале уза. Әлмәт театрының «Җил артыннан йөгерүче» спектакле Кудымкарда фестивальдә (Пермь өлкәсе) күрсәтелгән беренче спектакль булды.
2022 елның 18 октябрендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Көмеш Коръән» күргәзмәсе ачылды. Анда 999 проба көмештән эшләнгән һәм 162 биттән торган VIII гасыр кулъязмасының төгәл күчермәсе китерелгән.