Агымдагы елның 15 ноябреннән 31 декабренә кадәр 1 өлкән кеше белән бергә 1 бала (18 яшькә кадәр) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы музейларга һәм музей-тыюлыкларга түләүсез керә алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының финанс-икътисад бүлеге башлыгы Рауза Мөхәммәтшинага “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде.
11 ноябрьдә Ленинград өлкәсе Хөкүмәтендә Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасының 100 объекты тәкъдир ителде.
Күргәзмә Казан театр училищесы һәм Татарстан рәсем сәнгате дәүләт музее белән берлектә агымдагы елның 26 сентябрендә юбилеен бәйрәм иткән Казан театр училищесының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында оештырыла һәм үткәрелә.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Мәдинә», «Ал яулык, зәңгәр шәл», «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектакльләре «Алтын битлек» - 2023 фестиваленең экспертлар советы тарафыннан югары бәяләнде. Ә «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакле исә узган сезонның иң күренекле спектакле дип табылды һәм "Алтын битлек"нең лонг исемлегендә урын алды.
14 ноябрь көнне 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә "Галәм музыкасы" программасы белән Мәскәүнең "Кара квадрат" инструменталь квартеты чыгыш ясаячак. Концертка билетларны "Пушкин картасы" программасы буенча алырга мөмкин.
4 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Россиядә Донецк республика академия яшьләр театрының "Зур гастрольләре" уза.
«Казан җөе» традицион технологиясе Татарстан тарафыннан матди булмаган мәдәни мирас объекты буларак билгеләнгән һәм тиешле федераль реестрга кертү өчен җибәрелгән.
2022 елның 14 ноябреннән 18 ноябренә кадәр Казанда IX халыкара "Глаголица" бзйсез әдәби премиясе финалы узачак. Бу Татарстанда иҗат 2014 елда әдәби иҗат өлкәсендә оештырылган 10 яшьтән 17 яшькәчә булган талантлы балаларга ярдәм итүдә уникаль халыкара проект. Оештыручы - "Күңелле тарихлар" хәйрия фонды (Казан шәһәре).
13 ноябрь 17:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә - дүрт башкаручы авторның уникаль коллаборациясе тәкъдим ителә.
Мәдәни җырлы кичәдә Ромарио, Павел Пиковский, Василий Уриевский һәм Павел Фәхртдинов үзләренең уникаль уртак проектларын күрсәтәчәкләр!