ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәдәни мирасны саклау комитеты командирлары дәүләт хезмәткәрләре арасында узган Спартакиадада катнаштылар

2023 елның 4 марты, шимбә

Шимбә көнне ТР Мәдәният министрлыгының һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының берләшкән командасы ТР Дәүләт хезмәткәрләре арасында оештырылган Спартакиадада катнашты һәм “Чаңгы узышы” спорт дисциплинасында 22 команда арасында 9 нчы урынны яулады. Кызлар арасында бер чакрым дистанциядә Хәбибуллина Светлана һәм Якупова Алсу уңыш күрсәтте.

Ир-атлар дистанциясен өч чакрым ераклыкта Вәлиуллин Марсель һәм Фәйзрахманов Айрат үтте.

Команда өчен көч биреп торырга дуслары һәм хезмәттәшләре килде. Чын күңелдән отлыйбыз һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International