«Нәүрүз» Халыкара фестивалендә катнашу өчен спектакльләрне сайлап алу тәмамланды

2023 елның 3 марты, җомга

5 июньнән 11 июньгә кадәр Казанда «Нәүрүз» XVI Халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль программасына Төркиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан һәм Россия төбәкләреннән килгән театрлар: Төньяк Осетия-Алания, Адыгея Республикасын, Дагыстан Республикасы, Чечен Республикасы, Кабардино-Балкария, Чуаш Республикасы, Башкортостан Республикасы, Саха Республикасы, Алтай Республикасы, Тыва Республикасы һәм Татарстан Республикасы керә. Фестивальгә барлыгы 60 тан артык гариза керде. Фестивальнең махсус кунаклары «Драма сәнгате мәктәбе» һәм «Et cetera» башкала театрлары булачак.

Спектакльләр Казанның җиде мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече залларында, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече залларында, К.Тинчурин исемендәге театрда, Г.Кариев исемендәге театрда һәм Казан яшь тамашачы театрында узачак.

Фестивальне гамәлгә куючы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Чараны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештыра. Фестивальнең партнерлары - РФ Театр эшлеклеләре берлеге һәм ТР театр эшлеклеләре берлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International