Казан яшь тамашачы театрында 14-23 мартта «Бердәм Россия» Федераль проектының «Кече Ватан мәдәнияте» кысаларында куелган спектакльләр декадасы узачак.
Ул 14 мартта Мәскәүдә «Алтын битлек» Россия милли театр фестиваленең «Детский Weekend» программасы кысаларында күрсәтелгән «Монда Кай булды» спектакле белән ачылачак.
Аннары, декада кысаларында тамашачылар: «Иваново детство», «Нос», «Дитя», «Капитанская дочка», «Nедоросль», «Шварц, человек, тень» спектакльләрен күрәчәкләр. Театр социаль челтәрләрендә спектакльләр турында эксклюзив фактлар, «Кече Ватан мәдәнияте» проекты турында өстәмә мәгълүмат табарга, шулай ук билетлар уйнатуда катнашырга мөмкин булачак.