«Мир» кинотеатрында Камал театрының легендар спектакльләре «тереләчәк»

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

«Татаркино» мәдәният учреждениесенең Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты быел бөтен республиканы колачлаячак. Бу хакта Миләүшә Айтуганова белдерде.

«Кино+Театр» проекты беренче тапкыр 2019 елда Россиядә Театр елында гамәлгә ашырыла, ул вакытта зур экранда Татарстанның милли хәзинәсенә әверелгән спектакльләр күрсәтелә. Әлеге уникаль проект ярдәмендә экраннарда Камал театрының репертуарда булмаган легендар спектакльләре «җанлана». Моңа өстәп, быел район кинотеатрларында һәм муниципаль кино учреждениеләрендә театрның хәзерге репертуарына кергән спектакльләрне күрсәтү планлаштырыла. Камал театры спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.

«Кино+Театр» - театр һәм кино коллаборациясенең иң яраткан проектларыбызның берсе, без Камал театрының легендар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итәбез. Проект беренче көннәреннән үк тамашачылар мәхәббәтен яулады»,  - дип билгеләп үтә «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.

Быел район кинотеатрлары, муниципаль кино учреждениеләре экраннарында спектакльләрнең видеоверсияләрен күрсәтеп, проектны республикага масштаблаштыру күздә тотыла: «Казанга килеп, театрда спектакльләр карый алмаган тамашачылар кинотеатрларга килеп рухи ләззәт алырлар дип өметләнәбез. Проектның тагын бер өстенлеге - «Кино+Театр» программасына репертуардан төшерелгән һәм беркайда да күрү мөмкинлеге булмаган спектакльләр кертелгән. Һәркемне кинотеатрларга чакырам! – ди Миләүшә Ләбибовна.

Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры  Илфир Якупов фикеренчә, репертуардан төшерелгән спектакльләргә ихтыяҗ зур . «Кино+Театр»  проекты тамашачыларга кабаттан легендар спектакльләрне карау мөмкинлеге бирә, - ди Илфир Якупов. - Техник сәбәпләр белән бәйле рәвештә без күпчелек спектакльләрне республика районнарына һәм хәтта Мәскәүгә дә чыгара алмыйбыз. Аннан Казанга килеп, безнең спектакльләрне карау кемнәр өчендер хыял булып кала бирә. Махсус шуның өчен «Кино+театр» проектын уйлап таптык».

Проектның быелгы репертуары Камал театрының танылган актерлары, режиссерларының юбилейлары белән тәңгәлләштереп сайланган. «Кино+Театр» 9 апрельдә «Мир» кинотеатрында Марсель Сәлимҗановның 1976 елда видеотасмага яздырып алынган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле белән башланачак.

Спектакльләр ике ай дәвамында һәр якшәмбе 12 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында һәм район кинотеатрларында, муниципаль кино учреждениеләрендә барачак.

«Кино+Театр» проекты программасы:

9 апрель - «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе, режиссеры  М.Сәлимҗанов;
23 апрель - «Банкрот» комедиясе, режиссеры Ф.Бикчәнтәев;
30 апрель - «Йөзек кашы» драмасы, режиссеры И.Зәйниев;
7 май - «Мәңгелек буран» спектакле, режиссеры И.Зәйниев;
14 май - «Миркәй белән Айсылу», режиссеры И.Зәйниев;
21 май - «Җанкисәккәем» комедиясе, режиссеры Ф.Бикчәнтәев;
28 май - «Бабайлар чуагы» лирик комедиясе, режиссеры И.Зәйниев;
4 июнь - «Мәхәббәт FM» комедиясе, режиссеры И.Зәйниев;
11 июнь - «Сөясеңме сөймисеңме...» моңсу комедиясе, режиссеры - Р.Бариев;
18 июнь – балалар өчен «Авыл эте Акбай» (Деревенский пес Акбай) режиссер - Л.Әхмәтова.

Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International