ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында Шереметьев авылында «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында модельле китапханә барлыкка киләчәк. «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә авыл китапханәсе тиздән модельле китапханә булачак.

Татарстан Республикасы халкын Ватанны саклаучылар көненә багышланган ел саен уздырыла торган "Ватанны саклау дигән һөнәр бар!" Бөтенроссия ачык дистанцион (online) бәйгесендә катнашырга чакыралар. 


29
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында Ростов өлкәсен азат иткән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган акцияләрнең беренчел нәтиҗәләре игълан ителде.


28
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

2 февраль 16:00 сәгатьтә ТР ДССМ Заманча сәнгать галереясендә «Регина Мавринаның басма графикасы» күргәзмәсен ачу тантанасы узачак.

Татарстан Республикасын «Зеркало Будущего PRO» дип исемләнгән V Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр фильмы фестивалендә катнашырга чакыралар.


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

27 гыйнварда Казанның БИЗON заманча сәнгать галереясендә "Время согнутых локтей" исеме астында күргәзмә ачылды. Тамашачыларга үз әсәрләрен татар авангардының абруйлы лидеры Зиннур Миңнеәхмәтов һәм Казанның яшь скульпторы Гадел Хәлиуллин тәкъдим итә.

27 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Очрашу Ленинград блокадасы тәмамлануга 80 ел тулу һәм шәһәрне фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 79 еллыгына багышланды. Чара башланганчы кунаклар ТР Милли музее һәм аның филиалы 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы оештырган «Блокадалы Ленинград» тематик күргәзмәсен карадылар.

Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Республикасы яшьләр симфоник оркестры концерты узды.­ Иҗади коллектив үзенең юбилеен бәйрәм чыгышлары белән билгеләп үтте: декабрьдә оркестр оешуга ун ел тулды. 

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының Зирекле авылында «Мәдәни мохит» федераль проекты буенча үткәрелгән капиталь ремонттан соң Халык иҗаты һәм көнкүреш музее ачылды.

26 гыйнварда 19.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрның Кече сәхнәсендә Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге базасында “Нур” балалар татар театр студиясенең "Кар Королевасы: SNOW Поколение" спектакле күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International