Казанда Уфаның «Нур» татар дәүләт театры гастрольләре узачак

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

25 апрельдән алып 28 апрельгә кадәр Казанның Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры гастрольләре узачак.

Гастрольләр ике тугандаш республика - Татарстан белән Башкортстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлек кысаларында үтә.Шундый ук килешү “Нур” театры белән Камал театры җитәкчеләре арасында да төзелгән иде. Соңгы тапкыр нурлылар Казанда 2019 елда чыгыш ясады. Гомум алганда, бу коллективның үз тарихында мәдәни мәркәзебезгә алтынчы гастрольләре. Бик еш килмәсә дә, “Нур” театрының Казандагы чыгышлары һәрвакыт зур мәдәни вакыйгага, күңел бәйрәме, рух тантанасына әверелә. Агымдагы очрашулар да онытылмаслык мизгелләр бүләк итәр дип ышанабыз.

Быелгы гастроль репертуары аеруча бай. Ул исемлек соңгы елларда “Нур” театры иҗатында вакыйга булып яңгыраган һәм Башкортстан тамашачысының ихлас сөюен яулаган сәхнә әсәрләреннән төзелгән. 

Гастрольләр 25 апрельдә “Фатыйма” спектакле белән башланып китә. Коллективның бу эше күп театраль фестивальләрдә чыгыш ясап, төрле бүләкләргә һәм белгечләрнең югары бәясенә лаек булды. Аны сәхнәгә билгеле язучы Зифа Кадыйрованың “Мин көтәм сине” исемле трилогиясе буенча (Гөлнур Усманова инсценировкасы) театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин куйды.

 Мансур Гыйләҗевның “Көлмәгез, мин үләм” комедиясе (26 апрель) - Әлдермешнең яңа тарихы. (Режиссеры - А.Җиһаншин). Тормышны ярату, яшәешнең тәмен тоя белү - аның төп идеясе. Бу әсәрнең геройлары чал чәчле булса, Илгиз Зәйниевның “Хыял йортында” (27 апрель) исемле музыкаль комедиясендә исә яшьләр дөньясы чагылыш таба. Аларның үзләренә генә хас амбициоз максатлары һәм яшерен хисләре турында сөйли авторлар. Режиссер Илдар Вәлиев куелышында тагын бер әсәр -  замандаш авторыбыз Мөдәрис Багаевның “Бер мәл шәһәрдә” спектакле. Ул татар классик комедияләре рухында чагу иҗат ителеп, искиткеч милли колоритта чишелеш тапкан.

Гастрольләр 28 апрельдә Мирхәйдәр Фәйзинең легендар “Галиябану”ы белән тәмамлана. Әсәр театрда беренче генә тапкыр куелмый. Һәр яңа буын аны яңартып тора. Үзгәрешсез калган бер сыйфаты - ул һәрдаим милли рухта, классик вариантта куела.

Чөнки бүген Башкортстан мәдәният күгендә үз йолдызы белән балкыган, татар театр сәнгате дәрьясында үз юлы барган “Нур” театры - иҗатында һәрвакыт заманча адымнар белән бергә милли театр традицияләренә тугрылык саклый. Тамырлары  белән 20 гасыр башына, татар театры барлыкка килгән, “Сәйяр” белән бер чорга барып тоташкан тарихы да, рухи анасы - “Нур труппасын оештыручы беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Волжская салган романтик рух та аның иҗатында бер дә югалганы юк.

Гастрольләрнең Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән милли мәдәниятләрне һәм йолаларны саклау елында үтүе аеруча бер символик мәгънәгә ия. Аның Тукай көннәренә, туган тел бәйрәменә туры килүе икеләтә куаныч. Чыгышлар бер яктан ике республика, ике башкала, ике татар театрының дуслыгы билгесе булып торса, икенче яктан - чын сәнгать бәйрәме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International