Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган, мәшһүр җырчы, ТАССРның халык артисты, кабатланмас тавыш иясе Нәфисә Василова истәлегенә кичә уздырачак

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

14 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган, мәшһүр җырчы, ТАССРның халык артисты, кабатланмас тавыш иясе Нәфисә Василова (Анастасия Петровна Васильева) истәлегенә, артистканың 80 яшьлек юбилеена багышланган “Үз илемдә” дип исемләнгән кичә узачак.

Концерт Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, керәшеннәрнең “Бермянчек” дәүләт фольклор ансамбле, Россия Федерациясенең халык артисты, РСФСРның һәм Татар АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кустабаева Лима Галиевна, Теләче районы Субаш авылыннан “Нардуган” фольклор ансамбле, Казаннан “Казансу” ансамбле, җырчының хезмәттәшләре һәм иҗатташ дуслары катнашында узачак.

Барчагызны да моңлы сандугачыбызны искә алу кичәсендә көтеп калабыз!

Үткәрү вакыты: 14 апрель, 17:30 сәг.

Үткәрү урыны: Халыклар дуслыгы йорты (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт, корпус 1)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International