11 февраль Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге татар музыкасы «Мирас» VIII фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт академик симфоник оркестры башкаруында (сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский) һәм Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры башкаруында «Кави-Сәрвәр» операсының концерт премьерасы узды: Миләүшә Хәйруллина музыкасы, Айдар Әхмәдиев либреттосы, дирижер-куючы Айрат Кашаев, режиссер-куючы Илгиз Зәйниев, рәссам Сергей Скоморохов.
2023 елның 13 февралендә мәшһүр опера җырчысы, дөньякүләм танылган артист, Казан шәһәрендә туган Федор Иван улы Шаляпинның (1873-1938) тууына нәкъ 150 ел тула. Бу көнне Татарстан Республикасы Президентының «Ф.И.Шаляпинның 150 еллыгын бәйрәм итү» Указы нигезендә Казанда юбилейга багышланган чаралар узачак.
13, 14 февральдә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг үтәчәк. Кинотасманың иҗат төркеме төп рольләргә актерлар эзли.
Габдулла Тукай исемендәге Татар филармониясендә күренекле опера башкаручысы, Казан шәһәрендә туган Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур Концертлар Залында сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёр Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР Дәүләт академия симфоник оркестры Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» VIII татар музыкасы фестиваленең икенче концертын уздырды.
Казан яшь тамашачы театрында Александр Пушкин хәтере көнендә быел беренче премьера - «Людмила һәм Руслан» пластик балладасы булдырылды. Бу бөек рус шагыйре иҗаты темасына уйлану.
Казан консерваториясе тамашачыларны «В ритмах сердца» концертына чакыра! 14 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ оригиналь музыка, Чайковский, Легран, Гершвин һәм башка композиторлар әсәрләрен джаз стилендә яңгырый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен уздырыла торган «Тантана» («Триумф») театр премиясендә катнашуга гаризалар кабул ителә. Гаризалар 2023 елның 2 мартына кадәр кабул ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективы «Россия - минем тарихым» тарихи паркы территориясендә оештырылган «Украина - чорлар борылышында» күргәзмәсендә булды, анда 10 залда «Борынгы тарихтан алып безнең көннәргә кадәр» хронологик тәртиптә урнаштырылган экспозицияләр тәкъдим ителгән.
16 февральдән 26 февральгә кадәр Майлы коймак бәйрәме Татарстанның Милли музеенда һәм аның ике филиалында: Боратынский музее һәм Горький һәм Шаляпин музеенда узачак. Кунакларга өч музейда 3 төрле чара - өч эксклюзив музей программасы.