ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2023 ел
җомга

11 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ Нәҗип Җиһанов исемендәге «МИРАС» татар музыкасының VIII фестивале кысаларында «Кави-Сәрвәр» операсының премьерасы булачак.

2023 елның 19 февралендә 18:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев ис. ДЗКЗ (Пушкин ур., 64/38, Казан) Халыкара музыкаль-шигъри фестиваль җиңүчеләренең беренче гала-концерты булачак. Сәхнәгә «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестивале лауреатлары, шулай ук чакырылган кунаклар - I нче Халыкара музыкаль-шигърият фестивале лауреаты - Елизавета Малышева-Җәлил, ТР атказанган артисты Илүсә Хуҗина, Халыкара конкурслар лауреаты, композитор Миләүшә Хәйруллина, театр һәм кино актеры Александр Хохлов чыгачак.

2015 елның 25 маендагы 368 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын бирү тәртибенә үзгәреш кертү турында» карары белән расланган Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү тәртибенә үзгәреш кертү хакында» 2021 елның 31 маендагы 424 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елда халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алу конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

13 февраль Россиядә бөек рус җырчысы Фёдор Шаляпинның (1873-1938) тууына 150 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Иң зур программаларның берсе Казанда - артистның туган шәһәрендә планлаштырылган. Бәйрәм инициаторлары - Татарстан Милли музее һәм аның филиалы - А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее.


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча Милли Банк бүлек  музеена экскурсиягә чакыра.

Республика халкы һәм кунаклар алдан язылу буенча музейга бушлай килә ала.

Музей 1914 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан. Кунаклар аның төзелеш тарихы белән таныша, W.Moeller маркалы антиквар сейфын күрә һәм аның ышанычлылыгы һәм янмаучанлыгы нинди механизмнар хисабына ирешелгәнен белә алачак. Шулай ук килүчеләр Дәүләт банкына элек ни өчен хатын-кызларны эшкә алмаганнарын һәм телефон туташлары дип кемнәрне аталганнарын һәм башка бик күп кызыклы фактларны беләчәкләр.

Гыйнвар ахырында «Яңа татар пьесасы - 2022» драматургия өлкәсендәге конкурста II урынны алган пьеса укылды. Әдәби ярышны оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Театр эшлеклеләре берлеге,  Г.Камал исемендәге театр. Конкурска йомгаклар 2022 елның декабрендә ясалды.

2023 елның 10 февралендә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Виктор Фёдоровның «Монументаль сәнгать, рәсем, графика» дигән яңа альбомы тәкъдир ителәчәк. Альбом туган көне уңаеннан 80 еллыгына багышлана. (Альбом-каталог. - Казан: «Заман», 2022. - 288 б. ил.)

Бүген ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә ТР халык рәссамы Рабис Сәлаховның 65 еллыгы уңаеннан “Милли көйләр эзеннән” күргәзмәсе ачылды.

Кичә Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә Узеир Гаҗибәковның “Аршин мал алан” опереттасы буенча куелган музыкаль комедиясен күрсәтте. Спектакльдә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та булды.

17 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре старт ала. Оештыручылар  – Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International