ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2023 елда «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы игълан ителә.

7 июньдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә АКШ, Франция, Польша кебек илләрдә төрле елларда күргәзмәләр куйган төрек рәссамы Рәшит Алтун күргәзмәсе ачылачак. «Башта» күргәзмәсе Россиядә беренче шәхси экспозиция булачак.

6 июньдә бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Бу көн шулаһ ук Рус теле көне дә. Шул уңайдан Казанның "Мир" кинотеатры артында урнашкан Василий Аксенов скверында бәйрәм узачак.

10 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Йөрәгем белән күрәм. Минем Якутия" дип аталган тифлоконцерт узачак.

Бүген 2023 елның 5 июнендә Горький урамындагы 10 йортта Федор Шаляпин һәм Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачу тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашты.

«Чир Чайаан на траве» XII Халыкара курчак театрлары экологик-этник фестивале Хакасия шәһәрләре һәм авылларында 3 июльдән 10 июльгә кадәр барачак. Фестиваль көннәрдә төбәк гаять зур иҗади мәйданчыкка әвереләчәк, чарада гадәти булмаган һәм уникаль Россия һәм чит ил артистлары чыгыш ясаячак.


4
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә.

2023 елның 4 июнендә 56 яшендә кинәт рәссам, график, дизайнер Шляпкин Андрей Борис улы вафат булды.


3
июнь, 2023 ел
шимбә

2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда «Горький+» сәнгать фестивале уза. Чара программасында 70тән артык мәдәни чара каралган: концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр, лекцияләр, театр лабораторияләре. "Горький+" фестиваленең арт-директоры - Россиянең халык артисты Евгений Миронов.

Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 6 июнь көнне 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак "Россиянең Пушкин көне" концертына чакыра. Чара Рус теле көненә багышланган рус музыкасы, әдәбияты һәм тарихы Фестивале кысаларында үтә. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Казан консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев.

Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры, аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Александр Сладковский Россиянең Зур театры солистлары Динара Алиева (сопрано) һәм Бехзод Давронов (тенор) белән берлектә опера гала-концертын үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International