Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Төркия дәүләт театрлары генераль директоры Мостафа Курт белән очрашты. Очрашу Казанда 5-11 июньдә уза торган XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале кысаларында узды.
Россия көнендә 12 июньдә Татарстан Республикасы Милли музеенда кунакларны төрле халык гореф-гадәтләре һәм иҗатлары - җырлар, биюләр, шулай ук уен-көлке белән таныштыручы чаралар планлаштырылган.
2023 елның 13 июнендә 18:30 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы ишегалдында «Казан» журналының беренче Җәйге кичәсе узачак. Саф һавада оештырылган концертта үзенең утыз еллыгын билгеләп үтүче әдәби-сәнгать һәм тарихи-публицистик журнал авторлары, геройлары һәм дуслары катнашачак.
Татар телен популярлаштыруга юнәлтелгән яңа проект - «Сүз байлыгы» - https://ayew.ru/syz
Фестиваль экваторына якынлаша. “Нәүрүз”нең һәр көне якты, төрле, кызыклы. Фестивальнең өченче көнендә Якутия, Чечня һәм чит илләрдән Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Казахстан театрлары спектакльләрен күрсәтте.
«Татаркино» мәдәният учреждениесе Мәскәүдә татар әдәбиятының классигы Әмирхан Еники әсәре буенча төшерелгән «823 нче чакрым» фильмын тәкъдир итте. Картинаны тәкъдир итүдә кинематографистларның Үзәк йорты сайтында 823нче тамашачы теркәлде, моны бик символик билге дип санарга мөмкин.
15 июльдән 23 июльгә кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Яңарыш» фонды белән берлектә «Яңарыш: Эпос заманча укылышта» фестивален оештыра. Фестиваль 2023 елның беренче грант конкурсы йомгаклары буенча Президент мәдәни инициативалар фондыннан ярдәм алды.
12 июнь 15 сәгатьтә Казан Кремленең «Кол Шәриф» мәчете каршындагы мәйданда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре концерт куячак. Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узачак. Керү ирекле.
"Нәүрүз"нең икенче көне Үзбәкстан, Алтай Республикасы һәм Адыгея Республикасы театрларына багышланды. Матбугат үзәгендә театр вәкилләре белән матбугат конференциясе узды, шәһәрнең театр мәйданчыкларында аларның спектакльләре күрсәтелде. Көн азагында кунакларга һәм фестивальдә катнашучыларга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының "Рәшә" спектакле тәкъдим ителде.
8 июнь 15.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Без яшьтәшләрнең эзләрен эзләргә барабыз» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә «Карлы десант» походының 55 еллыгына һәм Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» региональ иҗтимагый яшьләр оешмасының 30 еллыгына багышланган. Күргәзмәдә 60тан артык экспонат тәкъдим ителәчәк: фотографияләр, китаплар, документлар, эзләү хәрәкәтендә катнашучыларның шәхси предметлары, шулай ук сугыш булган урыннарында табылган әйберләр.